Татарско-Суксинская сельская  библиотека - филиал № 31

“Хәтер ул мәңгелек”

1552 елның 15 октябре. Бу көн милләтебез тарихына иң фаҗигале һәм олы кайгылы көн булып кереп калган. Бу ел борынгы дәүләт Казан ханлыгының ул чордагы Рәсәй сугышчылары тарафыннан яулап алынуына 467 ел. Шул чордан соң күпме вакыт узган, әмма халкыбызның азатлыгы өчен  башларын салган Сөембикә-ханбикә, Япанчы, Кол Шәриф һәм аның шәкертләре, Казанны саклаганда соңгы тамчы канынача көрәшкән һәм шәһит киткән каһарман әби-бабаларыбызның якты истәлеге милләттәшләребез хәтерендә азатлык, көрәш символы булып мәңге сакланыр. Шул уңайдан, Актаныш районы Татар Суыксу авыл китапханәсендә укучылар өчен “Хәтер ул мәңгелек” дип аталган китапханә сәгате үткәрелде. “15 октябрь – Хәтер көне: Казаным-сихри башкалам” дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.