Татарско-Суксинская сельская  библиотека - филиал № 31

Әкияттә хикмәт бар

2019 ел, 2 август көнне  Актаныш районы Татар Суыксу авыл китапханәсендә укучы балалар белән “Без әкият укыйбыз!” дип аталган китапханә көне үткәрелде. Укучылар белән кычкырып татар халык әкиятләрен уку оештырылды. Балалар әкият геройларын рәсемгә төшерделәр. Чара ахырында укылган әкиятләр буенча әңгәмә корылды.