“Без бергә”
Без тарихны беләбез, аны өйрәнәбез, илебез геройлары белән горурланабыз.
Россия халкы һәрвакыт тынычлык яклы булды. Без бердәм, көчле халык. Без Россия өчен, без җиңү өчен! Бүгенге көндә күпме егетләребез яу кырында безнең тынычлык өчен сугыша. Җиңү өчен безнең дә өлешебез керүгә без чиксез шатбыз. 1 декабрь көнне Такталачык мәдәният йортында махсус хәрби хәрәкәттәге егетләребезгә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты үтте. “Баламишкин” халык ансамле бик матур, эчтәлеклә, мәгънәле концерт күрсәтте. Авыл халкы артистларны алкышларга күмде.
Сугышлар тизрәк бетеп, сугыш кырындагы яугирләр гаиләләренә, туганнары янына исән-имин әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә калабыз.
