Ни хәлең бар, солдат анасы?
18 ноябрь көнне Чалманарат авыл китапханәсендә, Яңа Кормаш, Тат.Суксу, Мари Суксу, Ямалы, Мәсәде, Такталачык һәм Чалманарат авыл китапханәләре катнашында,"Күңел җылым сиңа" проекты кысаларында оешкан, якынлашып килүче Әниләр көненә багышлап,"Ни хәлең бар, солдат анасы?" патриотик кичә уздырылды.
Кичәнең кадерле кунаклары - уллары-ирләре,якыннары МХО да булган гаиләләр иде. Кичәбезнең төп максаты итеп әти-әниләрнең күңел күгендәге болытларын таратып, аларга аз булса да рухи ял бирү.
Кичәбезне уздыруда Чалманарат авылы шәхси эшмәкәрләре Закирҗанов Мирсаф-Зэйфүрә гиләсенә, Амиров Газинур, Закиржанов Рөстәм-Илсөяр, Яппарова Исфәрия-Ралиф гаиләсенә зур рәхмәт!
Әниләребезгә бәйрәм рухы биреп, кичәбезгә чәчәкләр белән бәйрәм яме керткән "Бакчачы "кибете эшмәкәрләре үзебезнең Такталачык авылы кызлары Дания апа һәм Гөлинәгә зур рәхмәт. Сезнең барыгызга да тормышыгызда, эшегездә зур уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек телибез.
Дөньяларыбыз тынычланып, егетләребез сау сәламәт туган якларына әйләнеп кайтсын иде дигән теләктә калабыз.
