Ифтар
13 март көнне Ветераннар йорты китапханәсендә мәдәни программа белән берләштерүче мәгърифәт чарасы үткәрелде. Чара барышында "Дин язмышы - милләт язмышы" тематик китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, вәгазьләр, Коръән аятьләре яңгырады. Рамазан ае-мөселманнарның изге ае. Рамазан ае чорында мөселманнар ураза тоталар, ул барлык диннәр арасында иң кырыс санала. Чара рухилыкны һәм аралашуны ныгытуга ярдәм итәчәк.
