Тукайны бергәләп укыйбыз
5 мартта "Кояшкай" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүче балалар белән Татарстан Республикасы мәдәният Министрлыгының Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган "Тукайны бергәләп укыйбыз" республика проектында катнаштык. Чара барышында балаларның яраткан әкиятләре һәм шигырьләре кычкырып укылды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
