"Синең батырлыгың онытылмас"
Ел саен февраль аенда бөек татар каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең (1906-1944) туган көне билгеләп үтелә. 15 февраль көнне ветераннар йорты китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен әдәби сәгать оештырылды. Чара барышында балалар М.Җәлилнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Шигърият кенә түгел, шагыйрьнең бөтен тормышы һәм фаҗигале язмышы ныклык үрнәкләре булып тора. Аның тормыш һәм иҗади батырлыгы - үсеп килүче яшь буынга үрнәк. Аның көрәштәшләрен дә онытырга ярамый. Татар милләтен бөтен дөньяга таныткан Муса Җәлил.
