Библиотека дома ветеранов - филиал № 3

Минем алтын елларым

13 октябрь көнне "Өлкән буын" милли проекты кысаларында ветераннар йорты китапханәсендә "Минем алтын елларым" диеп аталган әңгәмә уздырылды. Әңгәмә барышында өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлегенә кагылышлы иң актуаль мәсьәләләр кузгатылды. Сәламәт яшәү рәвешен, озын гомерлелекне актив пропагандалау. Шулай ук сәламәтлек, төрле авыруларда кулланыла торган дару үсемлекләре турында китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Әңгәмәдә катнашучылар үзләренең тормыш тәҗрибәләре һәм күнекмәләре белән уртаклаштылар.