«Минем яраткан Татарстаным»
29 августта китапханәдә Татарстан көненә багышланган «Минем яраткан Татарстаным» квест-уены оештырылды . Чара командалар уены формасында узды.Кунаклар биремнәр белән түбәндәге станцияләрне узды: "Татарстан Әлеме" станциясе. Татарстан әләмендәге төсләр һәм алар нәрсәне аңлата? "Милли бәйрәмнәр " станциясе. Татар халкы нинди бәйрәмнәрне ярата һәм билгеләп үтә? "Милли костюм " станциясе. Татар милли киемнәре һәм аларның элементлары. "Милли ризыклар" станциясе. Татар милли ризыклары һәм аларны әзерләү серләре. Чара азагында Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.
