Музейга сәяхәт
27 майда музей сәгате китапханә бинасыннан читтә - "Бабайда кунакта" мемориаль комплексында "Бәхетле балачак" кызыксыну клубына йөрүче балалар белән үткәрелде. Балалар тугыз зонадан торган музей-йорт янында урнашкан паркта булдылар. Музей-йорт Татарстан Республикасының Беренче Президенты М.Ш. Шәймиевнең туган йорты. Балалар М.Ш. Шәймиев биографиясеннән бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч мәгълүмат белделәр.
