Мастер-класс
16 май көнне ветераннар йорты китапханәсендә умартачылыкның уникаль продукты булган балавыздан шәм ясау буенча мастер-класс узды. Әлеге материал кыйммәтле, чөнки ул экологик яктан куркынычсыз, куллану җиңел һәм дизайнерлык эшләнмәләрен әзерләүдә күп тапкыр кулланырга мөмкин. Катнашучылар төрле төстәге балавыздан табигый материаллардан декор өстәп, шәмнәр ясадылар.

