"Тукай безнең йөрәкләрдә"
Китапханәдә 25 нче апрель көнне “Тукай безнең йөрәкләрдә “ диеп аталган әдәби-музыкаль сәгать узды. Чарага "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунак булып килде . Китапханәче балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Аның биографиясеннән тыш, татар халкының бөек улы турындагы замандашларының истәлекләрен тыңладылар. "Иллюстрация буенча Тукай әсәрен бел» дигән кечкенә викторина укучыларга бик ошады. Балалар бөек татар шагыйренең шигырьләрен сөйләделәр. Чара татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
