Гаилә бәйрәме
23 октябрь көнне китапханәдә гаилә елы кысаларында татар халкының көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга күчеп килгән милли кухня традицияләрен үз эченә алган гаилә бәйрәме уздырылды. Чара барышында коймак пешерү серләре язылган китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм "Коймак" темасына кызыклы, мавыктыргыч викторина үткәрелде.
