Кулланучы һәм аның хокуклары
15 октябрь көнне Ветераннар йорты китапханәсендә "Кулланучы һәм аның хокуклары"дигән әңгәмә узды. Чарага кулланучылар хокукларын яклау буенча җирле оешма вәкиле чакырылган иде. Катнашучылар үз хокукларын ничек якларга, «Кулланучы хокукларын яклау турында»РФ Законы маддәләрен ничек дөрес кулланырга икәнен белделәр. Интернет челтәрендә сатып алулар вакытында куркынычсызлыкның төп кагыйдәләре һәм веб-шопинг өчен гамәли киңәшләр турында белделәр. Чара "Сорау - җавап"форматында узды. Барлык катнашучыларга буклет-киңәшләр бүләк ителде.
