Гомер көзләре
10 октябрь көнне Ветераннар йорты китапханәсендә "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән берлектә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган әдәби-музыкаль чара оештырылды. Балалар чара кунакларына үзләренең җырларын, шигырьләрен, биюләрен һәм нәни куллары белән ясалган открыткаларын бүләк иттеләр. Бу очрашудан без барыбыз да якты, матур хисләр алдык.
