Библиотека дома ветеранов - филиал № 3

Укытучылар көненә мастер-класс

Укытучылар көне алдыннан сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта 7 класс укучылары белән  табигый материаллардан көзге композиция ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Башта мастер-класста катнашучылар композицияне башкару техникасы белән таныштылар һәм эшкә керештеләр. Һәр композиция пөхтә итеп, яратып башкарылды һәм укытучыларга бүләк ителде. Һәр кеше тормышында укытучы мөһим роль уйный,олыгайгач, без үзебезнең иң беренче һәм иң яраткан укытучыларыбызны рәхмәт белән искә алабыз!