«Россиянең символы һәм горурлыгы».
22 августта китапханәдә РФ Дәүләт әләме көнен бәйрәм итү кысаларында өлкән сыйныф укучылары, яшьләр арасында «Россиянең символы һәм горурлыгы» квест-уены оештырылды. Чара барышында катнашучылар ике командага бүленеп, станцияләрдә булдылар. «Россия әләме» станциясендә балалар төрле төстәге кәгазьдән әләм җыйдылар һәм дәүләт символы – әләмнең һәр төсе нәрсә аңлатканын әйттеләр. "Тарихи" станциясендә катнашучылар Дәүләт әләме барлыкка килү тарихына бәйле сорауларга җавап бирделәр. «Табышмаклар» станциясендә командалар Россиянең Дәүләт флагы турындагы табышмакларга җавап бирделәр.«Россиянең рәсми булмаган символлары» станциясендә катнашучыларга Россиянең рәсми булмаган символлары буенча сораулар бирелде. Соңгы «Иҗади " станциясендә катнашучылар кәгазьдә Россия әләмен кулланып, илебезнең киләчәген ясадылар. Барлык станцияләрдә булганнан соң баллар саналды-ике команда да җиңүгә иреште.
