Старо-Курмашевская сельская  библиотека - филиал № 28

«Балаларга сугыш турында укыйбыз-2019» акциясе


Хәзерге буын яшьләре, балалар сугыш китергән авырлыкларны кинолардан карап кына белә, язучыларыбызның әсәрләрендә дә сугыш темасы тирәнтен яктыртылган.Шул уңайдан ,16 нчы май көнне Иске Кормаш авыл китапханәсе дә ,Самара өлкә балалар китапханәсе инициативасы белән оештырылган, Халыкара «Балаларга сугыш турында укыйбыз-2019» акциясендә катнашты.Балаларга сугыш чоры һәм илебез Җиңү хакына түләгән кыйммәт бәя турында сөйләнде, шул ук вакытта видеоматериаллар күрсәтелде, сугыш еллары җырлары яңгырады,сугыш чоры язучыларының һәм шагыйрьләренең иҗатына күзәтү ясалды. Ибраһим Газинең "Малай белән эт", "Сыерчыклар" хикәяләре,Муса Җәлилнең "Вахшәт" шигыре кычкырып укылдыУку әңгәмә-диалог формасында үтте, балалар фикер алыштылар, хикәя турында үз фикерләрен әйттеләр.