Хеллоуин бәйрәме
Көзге каникул чорында балалар белән төрле кызыклы чаралар үткәрдек.Шуларның берсе-Хеллоуин бәйрәме. Әлеге кичә безнең илдә бик үк популяр булмаса да,балалар бу бәйрәмгә бик зур теләк белән әзерләнделәр. Махсус кичә өчен ясалган атрибутлар бәйрәмгә ниндидер серлелек кертеп җибәрде. Бәйрәмдә төрле конкурслар, кызыклы уеннар уйналды, шаян сүзләр сөйләнде. Кызларыбыз, нәкъ чит илдәгечә, төрле җен-пәриләре, сихерчеләр кебек битләренә гримм салды.Бәйрәм ахырында балалар үзләре пешергән торт белән чәй эчте.Әлеге кичәдә без рәхәтләнеп күңел ачтык, ял иттек.