Баш иябез сезнең алда
2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу уңайдан 25 январь көнне Иске Богады авыл китапханәсе, мәктәбебез коллективы, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Баш иябез сезнең алда!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырдык. Аны махсус хәрби операциядәге авылдашларыбызга багышладык. Алар-махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Айназ Арсланов, Фәндил Камалов, Илфак Габидуллин, хәзерге көндә яу кырында булган Рөстәм Хисамов, Илнар Нәбиуллин, Илгиз Шәйхразыев, Илшат Рәхимов, Илбар Хәйретдинов, Данис Солтанов, Фирдинанд Гыйлаҗетдинов, Илнар Хөснетдинов, Алмаз Янгиров, Илгизәр Мөхәммәтов. Чара барышында Украинадан чираттагы ялына кайткан Рөстәм Хисамов, яраланып кайткан Илбар Хәертдиновларның истәлекләрен тыңладык. Узебез дә, илебезне саклаучы батырларга багышланган шигырьләребезне, җырларыбызны, биюләребезне бүләк иттек. Әлеге чара илебезнең иминлеген саклаган һәм яклауны дәвам иткән кешеләргә тирән рәхмәтебезне белдерү. Ватанны саклаучылар елы безгә тарихи хәтернең мөһимлеген һәм дөньяның мәңгелек кыйммәтен искә төшерә, аны Ватанны саклаучылар үзләренең батырлыклары һәм фидакарьлекләре белән саклыйлар.



