Старо-Бугадинская сельская библиотека - филиал № 27

Сугыш дәһшәтен китаплар сөйли

   Чал тарихның төрле чорларында Ватан өчен көрәшкән барлык кешеләрнең хәрби батырлыгына, шулай ук хәзерге геройларга – махсус хәрби операциядә катнашучыларга хөрмәт күрсәтү йөзеннән,2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

Шул уңайдан, 18 январь  көнне, 2-3 сыйныф укучылары китапханәдә, "Сугыш дәһшәтен китаплар сөйли"дип исемләнгән кычкырып укуда катнаштылар. Чара барышында укылган   китаплар, кырыс сугыш чоры вакыйгаларын ачып бирәләр, үз көчләрен һәм гомерләрен кызганмыйча, каты сугышларда дошманга каршы аяусыз көрәшкән, Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган батырлар турында сөйлиләр.