“Умырзая” балалар бакчасында күчмә китапханә.
“Умырзая” балалар бакчасында күчмә китапханә.
Бәләкәйдән үк балаларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, 3 апрель көнне, “Умырзая” балалар бакчасының уртанчылар төркемендә (тәрбиячеләре Эльвира Салахова) күчмә китапханә эшли башлады. Сельхозтехника китапханәсеннән китапханәче Лилия Хәмидуллина балалар янына матур рәсемле китаплар һәм Тукай абыйның Акбае белән кунакка килде. Балалар безне күтәренке күңел белән каршы алдылар. Китаплар күргәч күзләрендә тагын да шатлык очкыннары кабынды.
Балалар бакчасында беренче очрашу бик күңелле булды. Акбай нәни дуслары белән якыннанрак танышканнан соң, сөекле шагыйребез Г.Тукайның туган көне якынлашуын искә алып, аның шигырьләрен, әкиятләрен барлап чыктык. Балалар күмәкләшеп”Бала белән күбләк” шигырен көйгә салып җырлап күрсәттеләр. Соңыннан китапханәдән килгән китаплар белән танышу башланды. Балалар һәр китапны зур кызыксыну белән карадылар. Очрашудан барыбыз да канәгать калдык. Без Акбай белән алып килгән бүләкләребезне калдырып, тагын ике атнадан килергә сүз биреп үз юлыбызга кузгалдык.