Библиотека СХТ - филиал № 24

“Балалар китабы – сихри бер дөнья”

Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була.

2 апрель көнне, сельхозтехника китапханәсендә, Халыкара балалар китабы көне уңаеннан, “Каенкай” балалар бакчасының зурлар логопед төркеме балалары катнашында, кичә булып узды. “Балалар китабы – сихри бер дөнья” исеме астында китап күргәзмәсе эшләп куелды.

Кичә Нәкый Исәнбәтнең "Бал корты чәчәктән бал таба, балалар китаптан тәм таба" дигән сүзләре белән башланып китте. Бәйрәм барышында балаларга бу көнне Бөек әкиятче, Дания язучысы Г.Х.Андерсенның дөньяга килүе, еллар узгач, нәкъ шул көн Халыкара балалар китабы көне итеп билгеләп үтелүе турында аңлатылды.

1958 елда ЮНЕСКО карары белән Андерсен исемендәге Халыкара Алтын медаль булдырыла һәм ул кече Нобель премиясе исемен ала. Татарстан язучылары арасыннан өч балалар язучысы: Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Рафаил Газизов бу премиягә лаек булды. Презентация ярдәмендә укучыларга премия ияләре турында мәгълүмат бирелде, китап күргәзмәсенә куелган китаплага күзәтү ясалды. Югарыда әйтеп үтелгән шагыйрьләрнең шигырьләрен кычкырып уку оештырылды. Кичә ахырында балаларга Г.Х.Андерсенның “Шыксыз үрдәк бәбкәсе” әкияте буенча төшерелгән мультфильм карарга тәкъдим ителде.