Халыкара балалар китабы көне.
2 апрель-Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Әлеге көн Дания язучысы Һанс Христиан Андерсен (1805-1875) туган көне хөрмәтенә сайланган. Бу көнне без «Сельхозтехника» китапханәсендә «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән әлеге бәйрәмгә багышланган чара уздырдык. Бәйрәмебезнең максаты - балалар әдәбиятына, китап сәнгатенә һәм яшь укучылар өчен китаплардан файдалану проблемаларына игътибарны җәлеп итү булды. Яшь укучыларны балалар китаплары, аларның авторлары белән таныштырдык. Алар үз чиратларында өйрәнгән шигырьләрен укыдылар. Әкиятләр буенча викториналар конкурсы оештырдык.
