Без-сәламәт яшәүне сайлыйбыз!
12 мартта «Сельхозтехника» китапханәсендә зарарлы гадәтләрне кисәтүгә багышланган очрашу – «Без - сәламәт яшәүне сайлыйбыз» исемле тематик сәгат узды. Әңгәмә башында китапханәче балаларга «зарарлы гадәт» нең нәрсә аңлатуы һәм нинди зарарлы гадәтләр булуы, аларның безнең тормышка ничек йогынты ясавы турында сөйләде. Балаларга әлеге зарарлы гадәтләрнең барлыкка килү сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләде, шулай ук алар түбәндәге зарарлы гадәтләрнең барлыкка килү сәбәпләрен белделәр: холыкның зәгыйфьлеге, начар компания, олылар булып күренергә теләк яки гади кызыксыну. Чара азагында безнең сәламәтлегебез үз кулыбызда, бары тик сәламәт яшәү рәвешен генә сайларга кирәк, алкоголь һәм наркотикларсыз, дигән нәтиҗә ясалды.
