Библиотека СХТ - филиал № 24

Түземсезлек белән көтәбез!

Яз, кояш инде бөтен җиргә балкый, җылы нурларын сибә, йорт түбәләреннән тамчылар тама. Күчмә кошларга өйгә кайтырга вакыт җитте. 6 март көнне «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кечкенә дуслар белән кышлау урыннарынан очып кайтачак кошларга багышланган чара үткәрдек. Чара уен формасында үткәрелде, балаларга сораулар бирелде, кошларның рәсемнәренә карап исемнәрен атадылар, яшәү тирәлеге турында сөйләделәр һ.б. Кошлар турында хикәяләр, мәкальләр һәм шигырьләр укыдылар. Аннары балалар кошларның төсле фотосурәтләрен сайлап, рәсемнәрен буядылар, белемнәрен ныгыттылар.