Библиотека СХТ - филиал № 24

Мин-кеше, Мин-шәхес.

7 ноябрь көнне «Сельхозтехника» китапханәсендә китапханәче «Адымнар» гимназиясе укучылары белән әңгәмә үткәрде. Әлеге чараның максаты-балаларны уйланылмаган гамәлләрдән саклап калу; яшүсмерләрдә әлеге гамәлләр өчен административ һәм җинаять җаваплылыгын аңлау формалаштыру; явыз ниятле гамәл, уңышсыз шаяру һәм бу гамәлләрнең кешеләргә ничек тискәре йогынты ясавы турында күзаллау. Әңгәмә барышында мондый сораулар күтәрелде: "шаяру кайчан хокук бозуга әйләнә?", "Шаянлык хулиганлыктан нәрсә белән аерыла?",»Уку йортларында һәм җәмәгать урыннарында укучыларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре". Китапханәче административ һәм җинаять җаваплылыгының кайчан башлануын аңлатты. Урлау, талау, янап куркыту, тән җәрәхәтләре китерү кебек җинаятьләр кылган өчен нинди җәзалар кулланыла, һәм шаяру һәм хулиганлык нәрсәсе белән куркыныч, һәм аларның нәтиҗәләре нинди.