Библиотека СХТ - филиал № 24

Наркотикларга юк дип әйтик!

23 июнь көнне СХТ китапханәсендә яшь буын белән очрашу булды, анда тыелган препаратлар, аларны куллануның зыяны турында фикер алыштык. Бу тема инде күп еллар  һәм бүгенге көндә дә бик актуаль булып кала. Бер уйланылмаган адым бөтен алдагы язмышны үзгәртергә мөмкин. Китапханәче балаларга начар ниятле кешеләрнең провокацияләренә  бирешмәскә, аларга ничек дөрес итеп юк диеп әйтә белергә икәнен аңлатты. Элекктән наркотикларга бәйле кешеләрнең ачышлары белән таныштырды. Егетләр әлеге очрашудан соң үзләренә дөрес нәтиҗәләр ясаганнардыр дип өметләнәбез.