Библиотека СХТ - филиал № 24

Без беләбез, без хәтерлибез.

Россиядә һәм постсовет киңлегенең башка илләрендә 22 июньдә Дәүләт флагларын төшерәләр,Бөек Ватан сугышын һәм анда һәлак булганнарны искә алалар. Бу көнне төрле тантаналы һәм истәлекле чаралар уза, аларда шәмнәр кабызыла, һәйкәлләргә һәм мемориалларга чәчәкләр куела. «Сельхозтехника» китапханәсендә китапханәче, балаларга Бөек Ватан сугышы башлануы, сугышта һәлак булучылар, фашист әсирлегендә җәфаланучылар, тылда ачлыктан һәм мохтаҗлыктан үлүчеләр турында сөйләде. Соңыннан без җиңүгә зур өлеш керткән яшь партизаннар турында нәфис фильм карадык. Ул кырыс елларда Ватаныбызны саклап, үз гомерләре бәрабәренә изге бурычын үтәгән һәркем өчен  кайгыларыбыз зур.