Библиотека СХТ - филиал № 24

Рәхим итегез туган якларга!

1 апрель - Халыкара кошлар көне. Шул уңайдан  «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен әлеге көнгә багышланган экологик сәгать үтте. Кошлар безгә Ватаныбызның искиткеч табигатенең бер өлеше буларак кадерле. Чара башында, китапханәче  балаларга кошлар көнен бәйрәм итүнең тарихы, кошлар тормышыннан кызыклы фактлар, аларның табигатькә һәм кешегә  файда китерүе турында сөйләде. Әңгәмәдән соң балалар кошлар сурәтләрен ясадылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Китапханәче Ф Яруллинның «Яз кайда кышлый? " дигән  әкиятен укыды.