Библиотека СХТ - филиал № 24

Бөтен дөнья театр

27 март-Халыкара театр көне.  1961 елда Бөтендөнья театр көне оештырыла. Театр күп кенә илләрнең мәдәни тормышында һәрвакыт мөһим роль уйный. Театр күңел ачуның иң борынгы ысулы булып санала. Актаныш гуманитар гимназиясендә китапханәче информацион сәгать үткәрде. Беренче профессиональ театрның барлыкка килүе, аның күпме тамашачы сыйдырышлылыгы, нинди спектакльләр куелуы, Россиянең театр эшчәнлегенә нәрсә нигез салуы турында сөйләде. Танылган рус һәм татар драмургларының биографияләренә тукталды. Аларның популяр пьесалары белән таныштырды.