Библиотека СХТ - филиал № 24

Наркотикларга юк диеп әйтик!

«Сельхозтехника» китапханәчесе 2025 елның 18 мартында яшьләр арасында наркоманияне кисәтүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән «Мин тормышны сайлыйм» дигән әңгәмә үткәрде. Әлеге чараның максаты-яшьләргә наркотиклар куллануның зыяны турында мәгълүмат бирү, кеше организмына зарарлы йогынты ясавы турында сөйләү. Чара яшүсмерләр өчен үткәрелде. Балаларга шулай ук наркотиклар аркасында кешедә  психик һәм физик бәйлелек барлыкка килүе турында, очраклы рәвештә наркотиклар  йогынтысына эләкмәс өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.