Библиотека СХТ - филиал № 24

Әниемә бүләк.

8 Март бәйрәмендә балаларның үз куллары белән ясаган эшләренә апа-сеңелләр, әниләр, әбиләр сатып алган бүләккә караганда күбрәк бәя бирәләр. Бу кайгыртучанлык, игътибар һәм мәхәббәт чагылышы. 27 февраль көнне "Сельхозтехника" китапханәсендә "Әниемә бүләк” мастер-классы үткәрелде. Чара барышында катнашучылар бисердан браслет бәйләргә өйрәнделәр. Китапханәче кызларга крючок белән үрүнең төрле ысулларын күрсәтте, Сәйлән төрләренең төрлелеге турында сөйләде, эшләнмәне бизәү буенча файдалы киңәшләр бирде. Моннан тыш, мастер-класс кызларга иҗади үсеш өчен менә дигән мөмкинлек бирде.