Библиотека СХТ - филиал № 24

Якташ батырларыбыз.

2025 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 36 еллыгы билгеләп үтелә. Әлеге сугыш ун елга якын дәвам иткән һәм 15 меңнән артык совет гражданының гомерен алып киткән. Бу дата әфган сугышы тәмамлануның рәсми көне булып санала. Әфган сугышында Татарстан Республикасы 257 кешесен югалтты. Алар илгә "кара кызлар"дип аталган йөк самолетларында кургаш табутларда кайтканнар. Бу аяусыз сугыш безнең районны да читләтеп үтмәде: Актаныштан киткән 146 затлы малайның алтысына туган илләренә кайтырга насыйп булмады. Бу уңайдан «Сельхозтехника» ның 24 нче филиалы китапханәчесе балалар белән очрашты, сугышка багышланган материаллар белән балаларны таныштырды.