Тормыш юлы- Ладога.
Нәкъ 80 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында, Ленинград блокадасын бетерү хөрмәтенә Невада тантаналы салют бирелгән. Шул уңайдан «Сельхозтехника» китапханәсендә гуманитар гимназия укучылары белән очрашу үткәрелде. Китапханәче балаларга блокада вакытында кешеләрнең ничек исән калуларын, аның ничек өзелүен, һәм бөтенләй азат ителүе турында сөйләде.
