Библиотека СХТ - филиал № 24

Татарстан Республикасының триколоры.

1991 елның 29 ноябрендә Татарстан ССР Югары Шурасы карары белән Татарстан Республикасының Дәүләт флагы раслана. Бу уңайдан «Каенкай» балалар бакчасында китапханәче мәгълүмат сәгате үткәрде. Балаларга республикабызның флагы турында сөйләде. Тавил Хаҗиәхмәтов -  триколор авторы-республиканың халык рәссамы, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Китапханәче балаларга триколор төсләренең мәгънәләре турында сөйләде. Флагның яшел төсе язның яшеллеген һәм яңарышны, ак төсе чисталыкны, ә кызыл төсе энергияне, көчне һәм тормышны символлаштыра. Республикабызда бер генә мөһим вакыйга да  (халыкара очрашулар, спорт яки иҗтимагый чаралар һ.б.) Татарстаның горурлык һәм рухлану символыннан башка узмый.