Библиотека СХТ - филиал № 24

Дөньяны яхшыга үзгәртәбез.

Безнең киләчәгебез балаларыбыз кулында. 2024 ел ТР Рәисенең 14.09.2023 ел № 639 Указы белән фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә «Сельхозтехника» китапханәсендә без балалар белән гади мисалларда республикада технология һәм сәнәгать үсеше турында фикер алыштык. Фән һәм технологиянең соңгы казанышлары "Татарстан", "Казан" журналларында басылып чыга. Без балалар белән түбәндә санап үтелгән журналларга күзәтү ясадык. Татарстан Республикасында сәнәгать үсеше турында сөйләштек.