Библиотека СХТ - филиал № 24

Муса Җәлил кичәсе.

 

 

Бүген “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән Муса Җәлилнең тууына 115 ел уңаеннан зур кичә үтте. Балалар Муса Җәлилнең кыскача биографиясе белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Муса Җәлилнең кечкенәләр өчен язылган шигырьләрен яттан сөйләделәр. Жюри членнары урыннар чыгарып, иң яхшы, сәнгатьле сөйләгән балаларга грамоталар тапшырдылар. Балаларның иң сөенгәннәре “ тәмле” призлар булды. Кичә бик күңелле үтте. Киләчәктә тагын шундый кичәләр үткәрергә кирәк дигән фикерләр әйтелде.