Егетләр китапханәдә кунакта.
Егетләр китапханәдә кунакта.
Балалар кечкенә чагыннан ук төрледән төрле хыяллар белән яшиләр. Кызлар матур булырга, уңган хуҗабикә булырга хыяллансалар, егетләр көчле булып үсеп җитеп, көчсезләрне якларга, рәнҗетүләргә юл куймаска дигән матур хыяллар белән яшиләр. Моның өчен ни эшләргә соң, кая барырга? Егет кешеләр кечкенәдән үк спортка тартылалар. Кем волейбол, кем баскетбол, кем көрәш секцияләрендә шөгыльләнәләр. Аларнын һәрберсенең кумирлары була,алардан үрнәк алалар, шуларга ошап үсергә тырышалар.
Менә бүген дә китапханәгә “Иман” спорт сараенан занятиеләрдән чыккач егетләр китапханәгә юл тоттылар. “ Ялкын”, “Гәйлә һәм мәктәп”, “Казан” һәм башка гәзит журнал битләрендә басылып чыккан спорт турында мәкаләләр белән танышып, кумирлары турында укып мәгълүмат туплап киттеләр.
