Китапханәгә сәяхәт.
Бала кечкенәдән китаплар белән кызыксына икән, димәк, ул аңа киләчәктә дә якын дус булып кала. 10 гыйнвар көнне, “Каенкай” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары (тәрбиячеләре Фәнирә Нуртдинова) беренче тапкыр китапханә ишекләрен ачып керделәр. "Китап кайда яши?" дигән сорауга җавапны алар сельхозтехника китапханәсендә таптылар.
Китапханәче, Лилия Хәмидуллина, балаларга китапханә һәм китапханәче һөнәре турында сөйләде, китапханәдә үзеңне ничек тотарга, китапларны ничек дөрес кулланырга кирәклеге турында аңлатты, китапханәгә кече яшьтәге балалар өчен килүче журналлар белән таныштырды. Китапханә белән танышканнан соң бергәләп барлык нәниләр дә яратып уйный торган “Түбәтәй” уенын уйнап күңел ачып алдык. Иң соңыннан балаларга китап кыстыргычы ясау буенча мастер-класс оештырылды.
Әлеге очрашу нәниләр күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Килгән балаларның күпчелеге китапханәгә китап укучы булып язылырга теләк белдерде, алар әти-әниләре белән килергә сүз биреп саубуллаштылар.