Библиотека СХТ - филиал № 24

“Эчсәң чәй – җаннарда җәй” өлкәннәр белән күңелле очрашу

Алтын көзнең 1 октябрь көнендә – Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм генә түгел, өлкәннәргә бергә очрашып сөйләшергә, аралашырга, эшләгән чорларын искә төшереп яшь вакытларына кайтып килергә бер сәбәп, күңелле бер мизгелләр. Бер очршу үзе бер гомер.

Ел саен көзнең шушы чорында китапханәдә өлкәннәр белән очрашулар уза. Быел да китапханәгә йөрүче өлкән яшьтәге укучыларыбыз “Эчсәң чәй – җаннарда җәй” дип исемләнгән чәйле кичәгә җыйналдылар. Чара барышында чәй турында бик кызыклы мәгълүмат тупланган  презентация күрсәтелде. Кичә, Алеся Арсланованың моңлы җырлары белән үрелеп барды. Шулай ук өлкәннәр көне уңаеннан булдырылган китап күргәзмәсе дә кунаклар күңеленә хуш килде. Чәйле кичә өстәл табыны артында дәвам итте.