"Әниемнең якты нуры"
Меңнәр авылы китапханәсендә сәнгать җитәкчесе белән берлектә әниләр көненә багышланган кичә уздырылды. Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә әниләребезгә багышланган иң якты, бәйрәм китаплары урын алды, алар арасында танылган авторларның: Нур Әхмәдиев, Роберт Миңнуллин һәм Лена Шагыйрьҗаның шигырь китаплары күрергә була. Шулай ук Сабантуй һәм Салават күпере журналында чыккан әниләргә багышланган яңа шигырьләр белән танышырга була.
Кичә биремнәр белән барды: "Көйне бел", "Табышмаклар", "Кызыклы сораулар" һәм "Төшеп калган сүзне бел". Чара барышында дөньяда иң яраткан һәм кадерле кешеләргә багышланган жырла, котлаулар һәм шигырьләр янгырады.