Минняровская сельская библиотека - филиал № 18

"Башваткыч чишу" уены

Меңнәр авылы китапханәсендә Халыкара башваткыч көне уңаеннан уен ярышы уздырылды. Чара башында китапханәче бу бәйрәмнең килеп чыгышы белән таныштырды.Чара кунаклары ике командага бүленеп бер-берсе белән башваткыч чишу буенча ярыштылар. Башваткыч уеннары ун иде, анда: ребуслар, сканводлар, кроссвордлар, хәрефләрдән сүз тезү, филворд уены, мультворд һәм логик биремнәр урын алды.