"Ак читек"
24 апрель көнне Киров авылында Айгөл Әхмәтгалиеваның "Ак читек" әсәре буенча китап укучылар конференөиясе үтте. Чарада укучылар "Ак читек" әсәре буенча фикер алыштылар. Әсәрдә гәүдәләндерелгән Илсөяр образының прототибы Инсия апаның фикерләрен тыңладылар. Тормышта шундый олы мәхәббәт барлыгына, аның барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә алуына инандылар.Конференциядә А.Әхмәтгалиева иҗатына багышланган китап күргәзмәсе эшләде.