Центральная детская библиотека

«Шигъри тамчы» Шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесе нәтиҗәләре (0+)  

25 апрель көнне Үзәк балалар китапханәсендә, балаларны 2019 елгы юбиляр шагыйрьләрнең иҗаты белән таныштыру һәм шигърият дөньясына тарту максатыннан, «Шигъри тамчы» шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесе узды. Шәһәребезнең 18 урта белем бирү һәм 23 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән 5-12 яшьләр аралыгындагы 97 шигырь укучы бәйгедә катнашырга теләк белдерде. Анда А. Пушкин, И.Крылов, М. Друнина, И. Токмакова, Б. Окуджава, Ф. Сафин, Р. Бәшәр, Э. Мөэминова һәм Ф. Кәрим кебек юбиляр шагыйрьләрнең шигырьләре яңгырады. Бәйгебез белән кызыксынган һәм катнашкан балаларга зур рәхмәт белдерәбез. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!