Центральная детская библиотека

«Оле-Лукойе төшләре» Г.Х.Андерсен иҗаты буенча сәяхәт (6+)

Халыкара балалар китабы көнендә Үзәк балалар китапханәсендә яшь китап сөючеләр Оле-Лукойе белән бергә Г.Х.Андерсенның әкияти иленә гаҗәеп сәяхәткә кузгалды.

Сәяхәт барышында Оле-Лукойеның кул чатыры ярдәмендә балалар әлеге бөек язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында бик күп кызыклы мәгълүматлар алды. Укучылар Андерсенның танылган әкиятләре буенча «Эзләү», «Әкиятне исеңә төшер», «Кошлар һәм хайваннар дөньясында» бәйгеләрендә актив катнашты, кроссворд, табышмаклар чиште. «Аккургаш солдат» әкиятен сәнгатьле итеп укыганнан соң, малайлар һәм кызлар үз куллары белән кәгазь көймә ясап, әкият героена уенчык өенә кайтып җитәргә ярдәм итте.

Әдәби сәяхәт Г.Х.Андерсенның «Чыршы» әкиятенең мультфильмын карау белән тәмамланды.