Центральная детская библиотека

«Табигать белгечләре» Экологик турнир (6+)

Үзәк балалар китапханәсендә мәктәп каникулларының беренче көнендә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Табигать белгечләре» исемле экологик турнир узды.

Катнашучылар «Экомозаика», «Экспресс сорау-җавап», «Хайваннар дөньясында», «Әкият һәм чынбарлык», «Әйләнә-тирә дөнья» кебек бәйгеләрдә көч сынашты. «Пентонималар» биремендә исә чүпнең бер төре буенча билгеле бер тәртиптә биш факт укылды, аларны дөрес билгеләргә кирәк булды. Шулай ук балалар ребус, кроссвордлар чиште һәм «кара тартма»дагы әйберләрне белергә тырышты.

Экологик турнир укучыларга белемнәрен күрсәтергә ярдәм итте, алар экология һәм табигатьне саклау темаларына караган  төрледән-төрле сорауларга җавап эзләде. Чара бик кызыклы узды һәм танып белү биремнәренә бай булды. Әлеге турнир балаларның күп белүләрен, табигатьне яратуларын, аңа сакчыл карауларын күрсәтте.