«Яшьләр сәламәт тормыш рәвеше өчен» акциясе (12+)
7 октябрьдә Үзәк балалар модель китапханәсендә «Яшьләр сәламәт тормыш рәвеше өчен» дигән акция узды. Чара балаларда һәм яшүсмерләрдә үз сәламәтлекләренә карата аңлы мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелде.
Очрашу барышында китапханәче балалар белән бергә сәламәт булуның нәрсә аңлатуы турында фикер алышты. Аның авырулар булмау гына түгел, ә үз-үзеңне яхшы хис итү, уку һәм ял өчен көч җитүе дә икәнлеге турында сөйләштеләр. Балалар үзләренең нинди спорт төрләре белән мавыгулары, гигиена таләпләрен үтиләрме һәм дөрес туклану белән кызыксыналармы икәнлекләре турында сөйләде. Аннан соң алар сәламәтлек һәм бәхет турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерде.
Чараның һәр катнашучысы «Яшьләр сәламәт тормыш рәвеше өчен» дигән буклет алды. Андагы материал, балалар теләсә кайсы вакытта бу киңәшләргә җайлы гына әйләнеп кайта алсын өчен, гади тел белән язылган иде.