Центральная детская библиотека

«Бергә мәңгегә» тарихи экскурсы (12+)

29 сентябрьдә Үзәк балалар модель китапханәсендә яңа регионнарның Россия белән кушылуы көненә багышланган «Бергә мәңгегә» дигән тарихи экскурс узды. Ел саен 30 сентябрьдә билгеләп үтелүче әлеге  дата 2022 елда Донецк һәм Луганск халык республикаларының, һәм шулай ук Запорожск һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясе составына керүе турында халыкара килешүгә кул куюны белдерә. 

Китапханәгә килгән яшь укучылар, әлеге карарга килергә мәҗбүр иткән вакыйгалар белән видеоматериаллар белән танышып, тарихи экскурс кылды. Балалар халыкның күпчелек өлеше РФ составына керергә теләк белдергән референдумнар, шулай ук яңа субъектларның инфраструктурасын торгызу һәм үстерү буенча күләмле чаралар уздырылу турында мәгълүмат алды. 

Чарада катнашучылар шифрлау ысулы ярдәмендә Ватан турында халык мәкальләре текстларын таба алды. Балалар яңа территорияләрдә һәм илебезнең башка төбәкләрендә яшәүче халыклар турында викторина сорауларына җавап бирде, һәм аларның үзенчәлекле йолалары турында фикер алышты.