«Китап ачылу белән могҗизалар башлана» Ачык ишекләр көне (6+)
23 сентябрьдә Үзәк балалар модель китапханәсендә «Китап ачылу белән могҗизалар башлана» дигән Ачык ишекләр көне узды. Китап серләрен саклаучы белән бергә яшь кунаклар «Китап тарихлары» дигән әдәби сәяхәт кысаларында китапханәнең иң серле почмакларына экспедициягә юл тотты. Балалар беренче язуның барлыкка килү серләрен ачты һәм төрле гасырларда кешеләрнең нәрсәдә язуын ачыклады. Алар Саклаучының сорауларына кыю рәвештә җавап бирде һәм бик теләп китапханә буйлап сәяхәт кылды.
«Яраткан геройлар вернисажы» рәсем сәнгате студиясе күзләре бәйләнгән килеш ибат итүче катнашучыларның сәнгати сәләтләрен ачты. Балалар бер-берсенең рәсемнәрен дәвам итәргә тырышты, рәсем яхшы килеп чыкса, күңелле итеп көлде һәм шатланды.
«Китап могҗизалар кыры» дип аталган китапханә рулеткасы иң зирәк әдәбият белгечләрен җыйды. Барабанда бөтен дөньяга танылган рус һәм чит ил әдәбияты классикларының портретлары урнашкан иде. Катнашучылар язучылар иҗаты турында хәтта иң катлаулы сорауларга да җавап бирә әм үзләре өчен аларның тормышы турында күп кенә яңа мәгълүматлар да ала алды.